Конспект занятия по ИЗО в старшей группе по теме “Перелетные птицы” (на татарском языке)


« Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение»

Детский сад №83 «Умырзая» г. Нижнекамск















Конспект занятия по ИЗО в старшей группе

по теме “Перелетные птицы

(на татарском языке)






подготовила

воспитатель

Сахабиева

Гелюся Замиловна











Республика Татарстан

г. Нижнекамск

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем: зурлар.

Мәктәпкәчә белем бирү методикасы: танып белү /иҗади сәнгать эшчәнлеге.

Тема: Күчмә кошларның рәсемен ясау.

Максат: 1. Табигатькә соклану хисләре, кошларга карата мәрхәмәтлелек, рәсем ясауга кызыксыну һәм пөхтәлек

тәрбияләү.

2. Рәсем ясау осталыкларын, буяу, бөтен биткә урнаштыру күнекмәләрен үстерү.

3. Кошларның тышкы кыяфәтен, гәүдә төзелешенең пропорциясен, характерлы үзенчәлекләрен рәсемдә күрсәтә белү.


Җиһазлар: Кош рәсемнәре, пумала, буяу, гади карандашлар, альбом бите.

Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: Каурый, томшык, сандугач, күке, сыерчык, карлыгач, аккош, торна, челән.

Алдан эшләнгән эш: Рәсемнәр карау, кошларның исемнәрен кабатлау, сынамыш, табышмаклар өйрәнү.

Шөгыльнең төзелеше: 1.Кереш өлеш әвамы 3 мин.)

Максат: балаларның игътибарын җәлеп

итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

2.Төп өлеш ( дәвамы 15 мин.)

Максат: Максатларны үзләртерү.

Методик алымнар:

1.Шигырь уку: «Кошлар кайта»

2.Балаларга сораулар бирү.

3.Кошлар турында әңгәмә.

4.Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

3.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 2 мин. )

1. Бүләкләү.

Максат: Шөгыльне йомгаклау. Нәтиҗә

ясау.

Барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!

Кошлар кайта

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган,

Туган — үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

Тәрбияче: Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

Балалар: Яз, кошлар турында.

Тәрбияче: Әйе дөрес, яз нинди ул?

Балалар: Яз матур, җылы, сулы, яңгырлы, гөрләвекле, кояшлы.

Тәрбияче: Булдырдыгыз.

Тәрбияче: Балалар, яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була соң?

Балалар: Кояш җылыта, кошлар кайта, гөрләвекләр ага, карлар эри.

Тәрбияче: Ярый. Ә нинди кошлар кайта?

Балалар: Сандугач, күке, сыерчык, карлыгач, аккош, торна, челән.

Тәрбияче: Бер сүз белән ничек әйтәбез аларны?

Балалар: Күчмә кошлар.

Тәрбияче: Дөрес, кошлар турында нинди сынамышлар беләсез?

Балалар: Кара карга килгәч, бер көннән кар китәр.

Карлыгач килгәч, борчак чәчергә була.

Тәрбияче: Камилә кара карга турында шигырь белә,әйдә сөйләп күрсәт әле безгә./сөйли/

Тәрбияче: Без бит әле кошлар турында табышмаклар да беләбез, кая кайсыгыз әйтә?/табышмаклар әйтү/

Тәрбияче: Булдырдыгыз.

Тәрбияче: Балалар, менә хәзер безгә, кош рәсемен ясарга кирәк булачак. Шуңа күрә әйдәгез әле кошның өлешләрен искә төшереп китик. Алар нинди?

Балалар: Гәүдә, баш, аяк, томшык, койрык һәм канат.

Тәрбияче: Ә нинди формага охшаган соң алар?

Балалар: Овал, түгәрәк, өчпочмак.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә кошлар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылалар?

Балалар: Зурлыгы, каурыйларының төсләре белән.

Тәрбияче: Бик дөрес.

Физминутка

Тәрбияче: Менә, хәзер үзегезгә ошаган кошны сайлап, аның рәсемен ясыйсыз.Башладык.

/Мөстәкыйль эшчәнлек/

Тәрбияче: Балалар, менә сез үзегезгә ошаган кошны ясадыгыз.Әйтегез әле, кем нинди кош ясады?

Балалар: Мин аккош ясадым, ә мин карлыгач һ.б.

Тәрбияче: Ни өчен?

Балалар: Миңа ул бик ошый.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер, урындыклардан торып, үзебез ясаган рәсемнәрне карап чыгабыз.

Тәрбияче: Диләрә, сиңа кайсы рәсем ошый?

Балалар: Миңа менә бу рәсем ошый һ.б.

Тәрбияче: Балалар, сез миңа бүген бик тә ошадыгыз, бигрәк тә Таир, Элина, Самира һ.б.

Тәрбияче: Минем дә сезгә бүләкләрем бар.

/Чәчәкләр тарата/

Использованная литература (Кулланылган әдәбият)


  1. Жукова. О, Г. Планирование и конспекты занятий по изодеятельности для детей раннего возраста/О, Г, Жукова.-2-у изд.-М.; Айрис-пресс, 2007. – 96 с.+вкл. 8с.- (Дошкольное воспитание и развитие).

  2. Комарова Т.С. Занятия по изобразительной деятельности в детском саду: Кн. для воспитателя детского сада. — 3-е изд., переработанная и доп. – М.: Просвещение, 1991. – 176 с.: ил.

  3. Программа воспитания и обучения в детском саду.

Под редакцией М.А.Васильевой, В.В.Гербовой, Т.С.Комаровой

Москва, Мозаика-Синтез, 2007.

  1. Лыкова И.А. Изобразительная деятельность в детском саду. Планирование, конспекты занятий, методические рекомендации. Старшая группа. Карапуз 2010









Свежие документы:  Формирование у детей изобразительно-выразительных умений в рисовании пейзажа и животных

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории ИЗО: