Конспект урока для 3 класса «Грамм»


Тема: Масса берәмлекләре. Грамм


Татарстан Республикасы Кайбыч районы Шушермә башлангыч мәктәбе










Сингапур методын кулланып

математикадан ачык дәрес планы



3 класс

Тема “Грамм”






Дәресне уздырды 1 нче квалификацион категорияле

укытучы Мөхәммәтҗанова Зөлфия Рафыйк кызы


22апрель, 2014ел






Максат: Укучыларны масса берәмлеге – грамм белән таныштыру; эш итү алымнарын өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; игътибарлылык, күзаллау, пөхтәлек тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, үлчәү, төрле авырлыктагы герләр, 2 пакетта конфет, таблица, биремнәр язылган карточкалар.


Укыту методы. Аңлату, әңгәмә, демонстрация.


Cингапур методы буенча укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән эш, сөйләм үстерү, мәсьәләләр, мисаллар эшләү, мөстәкыйль эш.


Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе


Дәрес барышы.


I.Оештыру моменты. ХАЙ ФАЙВ

-Хәерле көннәр Сезгә, укучыларым! Әйдәгез, сез дә бер-берегезне сәламләгез. Башта иңнәр буенча күршегезне, аннары кара-каршы торган дусларыгызны. Бик яхшы. Утырыгыз.

II. Телдән исәпләүләр:

1 минут эчендә бирелгән мисалларны чишү ( һәр укучыга карточка бирелә).

30+400+100= 40+400+70= 580-300+20=

100+600+30= 300+200+30= 710+100-70=


«ТЭЙК ОФ — ТАЧ ДАУН” структурасы буенча мисал җавапларын тикшерү.

Кемдә бер хата булды, шул укучы торып баса?

Кемдә ике хата булды, шул укучы баса?

Кемнең бер дә хата булмады, шул укучы гына баса?

III. Математик диктант:

а) 854, 249, 385, 704, 970, 608 саннарын үсә бару тәртибендә язарга.

б) 16, 200, 108 Һәм 560 саннарының һәркайсын башта 340ка арттыр.

РЕЛЛИ РОБИН структурасы буенча эш. ( җилкәдәш партнерлар бер-берсе белән сорауга кыска җавап уйлый, 30секунд вакыт бирелә)

-Кайсы авыррак: 1кг йонмы яки 1кг ташмы? (тигез)

-Каз 1 аякта басып торганда 3 кг, ә 2 аякта басып торганда ничә кг? (3кг)

-Имәндә 10 кг чикләвек, ә каеннан 15 кг бөре җыеп алганнар. Кайсы агачтан күбрәк орлык җыйганнар? (каеннан)

IV. Яңа тема өстендә эшләү:

  1. Сорауларга җавап:





Укучылар хәзер әйтелгән сорауларда нинди масса үлчәү берәмлеге искә алынды? (кг)

— Килограмм белән без таныш. Ә сез балалар килограммнан кечерәк үлчәү берәмлеге турында ишеткәнегез бармы?

-Бүген без сезнең белән грамм белән танышабыз.

Грамм сүзе цифрлар янында менә шулай кыскартылып языла (г) герләрне күрсәтү.

Нәрсәләрне г. белән үлчиләр.

2. Практик эш. Үлчәү ярдәмендә 2 пакеттагы конфетны үлчәү.

1) 500г; 2) 1кг.

чагыштыру: кайсы авыррак?

-ни өчен?( 1 пакет-1кг, 2нче пакет-500г).

-нинди масса үлчәү берәмлекләре белән эш иттек?(кг,г)

1килограмм=1000грамм



-кайсы зуррак?(кг) кайсы авыррак?

(бу таблица тактага эленә)


Дәреслектәге герләрне күрсәтү №2

V.Физкультминут “Әпипә” көенә бииләр. Музыка туктый. (катып калабыз)Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын куллану.

— Язда ничә ай?

-Грамм сүзендә ничә хәреф?

VI. Яңа теманы ныгыту өстендә эшләү:

Дәреслек буенча эш. №6, 5

VII. “ Кибеттә” уенын уйнау.№2

— 8г, 75г, 250г, 600г, 380г, 900г булсын өчен, нинди герләр алырга кирәк?

VIII. Масса үлчәү берәмлекләрен кулланып, мәсьәлә чишү№3

Кыскача шарты:

К.-400г. } (400+250)-400=250(г)

С.-250г. ____| } ? 400+250+250=900(г)

Э.-?400г га кимрәк

IX. Тест биремнәрен үтәү ( һәр балага аерым битләрдә өләшенә).

  1. масса үлчәү берәмлеген билгелә:

а) мм; б)см; в)кг.

  1. дөрес җавапны күрсәт:

а) 1кг=1000г;

б) 1кг=100г;

в) 1кг=10г.

  1. Озынлык үлчәү берәмлеген билгелә:

а) 50г; б) 50 дм; в) 50кг.

4) Кайсы юл дөрес:

а) 1кг >1г;

б) 1кг < 1г;

в) 1кг= 1г.






КОНЭРС структурасы буенча тест җавапын тикшерү. (4 почмакта карточкалар җаваплар белән. Һәр укучы үз җавабын табып шул почмакка үз урынын алалар. Хай Файв! Ә хәзер иптәшләрегезне тикшерегез әле. Алар дөрес басканнармы ?! Фикер алышыгыз. Почмактагылар белән җавапларын уйлашыгыз. Җавап бирә алмаса, җавап бирергә булыша. ).

җавап:

1. в);

2. а);

3. б);

4. а);


X. Өй эше: 102бит №4(3) ; эзләнү эше:

— үткән ел гаиләгез яшелчә үстерү буенча нинди уңыш җыеп алды? Бу турыда ата-аналарыгыздан сорашып язып килергә һәм шул мәгълүматлар буенча 3 көчле укучыга мәсьәлә төзеп чишәргә.

XI. Йомгаклау. дәрестә сез нәрсәләр белдегез? Нәрсәләргә өйрәндегез? Бүгенге дәрестә алган белемнәр киләчәктә кирәк дип уйлыйсызмы?

XII. Билгеләр кую

Парковка.



































Карточка .

  1. Чагыштыр:

1г һәм 100г. 1г һәм 1000г.

1кг һәм 100г. 1кг һәм 1000г.

  1. Мисалларны чиш:

860 — 800 900 + 99

729 – 700 390 – 90


30+400+100= 40+400+70= 580-300+20=

100+600+30= 300+200+30= 710+100-70=



Тест

1) масса үлчәү берәмлеген билгелә:

а) мм; б)см; в)кг.

2) дөрес җавапны күрсәт:

а) 1кг=1000г;

б) 1кг=100г;

в) 1кг=10г.

3) Озынлык үлчәү берәмлеген билгелә:

а) 50г; б) 50 дм; в) 50кг.

4) Кайсы юл дөрес:

а) 1кг >1г;

б) 1кг < 1г;

в) 1кг= 1г.




Свежие документы:  Тема: Скорость. Время. Расстояние. (Нахождение расстояния)

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории Математика: