Конспект урока для 1 класса «Хлеб – наше богатство»


Муниципальное учреждение «Управление дошкольного образования» исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района

Республики Татарстан





















Конспект урока для 1 класса

«Хлеб – наше богатство»









подготовила Малыгина Ильсеяр Рашитовна,

воспитатель МБДОУ №76


(Занятие на татарском языке)



















Республика Татарстан

город Нижнекамск



Шөгыль: Әйләнә тирә белән таныштыру һәм әвәләү буенча комплекслы эшчәнлек.

Тема: “Икмәк – безнең байлык”

Программа эчтәлеге:

Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.

Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.

Әвәләү алымнарын ныгыту: ике уч арасында әвәләү, сузу, өлешләрне тоташтыру, өлешләр тоташкан урынны кысып ныгыту, сыпыру.

Алдан эшләнгән эш: Ипи турында шигырьләр, хикәяләр уку, рәсемнәр карау.

Җиһазлау: рәсемнәр, тәлинкә белән он; һәр балага: тозлы камыр, стек, салфетка, такта, агач таякчыклар, пластик капкачлар.



























Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Балаларның үз урыннарына кереп утырулары. Шөгыльгә әзерлек.

  1. 1. Әңгәмә.

  • Балалар, сез иртәнге ашка нәрсәләр ашадыгыз?

  • Ботка, чәй, булка.

  • Төшке ашка нәрсә ашадыгыз?

  • Кәбестә ашы, котлет белән макарон, компот, ипи.

  • Карагыз әле, меню көн дә үзгәреп тора, ә арасында ниндидер бер ризык гел кабатлана. Нәрсә икән ул?

  • Ипи.

  • Әйе, балалар бакчасында да, өйдә дә һәрвакыт өстәлләрдә ипи була.

  • Ә сез ипине яратасызмы?

  • Әйе.

2. Дидактик уен “Ипи – нинди ул?”

Балалар түгәрәккә басалар, бер-берсенә туп бирешеп ипинең сыйфатларын әйтәләр.

  • Ипи – нинди ул?

  • Тәмле, йомшак, кара, ак, каты, хуш исле, кайнар, витаминлы, кызарып пешкән, …

  • Әйе, ипиләр төрле булалар, ләкин алар барысы да тәмле һәм кешеләр өчен файдалы. Ипидә кеше организмы өчен файдалы В витамины бар. Ул нерв системасын, хәтерне яхшырта, аппетитны ача.



  1. Төп өлеш.

  • Ә ипинең безгә каян килүен беләсезме соң?

  • Кибеттән алалар. (Балалар җаваплары).

  • Башта бодайны махсус машиналар белән чәчәләр (рәсем күрсәтелә). Балалар, әйдәгез без дә туфракка бөртекләр чәчик.

Туфрак салынган савытларга бөртекләр чәчелә.

  • Ә бөртекләр үсеп чыксын өчен нәрсә кирәк?

  • Су, кояш җылысы.

  • Әйдәгез бездә бөртекләрнең ничек үскәнен күрсәтик.

3. Физминутка.

В землю зёрнышко попало, (приседают)
Прорастать на солнце стало (руки над головой)
Дождик землю поливал,
И росточек подрастал (медленно встают)
К свету и теплу тянулся
,
И красавцем обернулся.

  • Аннан соң алтынсу төстә башаклар үсеп чыга. Шуннан соң аларны комбайннар җыеп алалар да, йөк машиналары тегермәнгә илтәләр. Тегермәндә бодайдан он ясыйлар (тәлинкәдәге онны күрсәтү).

Балалар тәлинкәдәге онны тотып карыйлар.

  • Онны тотып карагыз әле, ул нинди?

  • Йомшак, таралып тора.

  • Шушы оннан икмәк заводында камыр ясап, формаларга салалар да мичкә тыгалар. Ипи кызарып пешеп чыккач, аны машиналарга төяп “Ипи” кибетләренә итәләр.

  • Камыр ясау өчен нәрсәләр кирәк?

4. Дидактик уен “Камыр яса”

Өстәлдәге продукталар арасыннан камыр ясауга кирәкле ризыкларны сайлап алырга кирәк.

  • Оннан тагын нәрсәләр пешерәләр?

  • Булки, батон, криндельләр, баранкалар, пирожки, торт, һ.б,

  • Бу ризыклар барысы бергә ничек дип атала?

  • Камыр ризыклары.

  • Әйдәгез кабатлап чыгыйк әле, ипи пешсен өчен нинди эшләр башкарырга кирәк икән?

  • Бодайны утыртырга, үстерергә, җыеп алырга, тегермән тартырга, оннан ипи пешерергә кирәк.

5. Дидактик уен “Нәрсә артыннан – нәрсә?”

Балаларга картиналар бирелә. Картиналарны эзлеклелек буенча тезәргә кирәк.

  • Булдырдыгыз, балалар. Күрәсезме, икмәк үстерү өчен нинди зур тырышлык куярга кирәк икән. Шуның өчен безнең татар халкы ипине кадерләп, саклап кына тота. Әрәм итми. Безгә шундый тәмле, хуш исле ипи үстереп бирүче абый-апаларга рәхмәт әйтик.

  • Ипине ничек саклап була?

  • Теләсә кая тотып атмаска, аның белән уйнамаска, ашап бетерергә.



5. Әвәләү.

  • Хәзер без сезнең белән тозлы камырдан әвәләрбез. Хәзер елның кайсы вакыты?

  • Кыш.

  • Кыш көне җепшек кар яугач, без урамда нәрсә ясыйбыз?

  • Кар бабай.

  • Әйдәгез әле, без дә кымырдан кар бабай ясыйк.

  • Аны ясар өчен нәрсәләр кирәк?

  • Камыр, таякчыклар, пластик капкачлар, сәйлән.

  • Камырны ничә өлешкә бүләбез? Нинди өлешләр?

  • Өч өлешкә. Башы кечкенә, гәүдәсе зуррак, итәге тагы да зуррак.

  • Таякчык, сәйләннәр, капкач ни өчен кирәк?

  • Таякчыклар гәүдә өлешләрен тоташтыру өчен, сәйләннәр – төймә, капкач – бүреге.

Балаларның үзаллы эшләре. Берничә балага шәхси ярдәм итү. Ясап, бизәп бетергәч кар бабайларны күргәзмәгә кую.

  1. Йомгаклау.

  • Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

  • Ипи турында.

  • Ипи турында йомгаклап нәрсә әйтә аласыз?

  • Ипине кадерләп тотарга кирәк, чөнки аны үстерү өчен бик күп хезмәт куелган.


























Кулланылган әдәбият:


  1. Гөлбакча (балалар бакчалары өчен хрестоматия). Казан. Татарстан китабы нәшрияты. 1990.

  2. К.В.Закирова, Р.А.Борһанова. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Казан. “Хәтер” нәшрияты. 2000.

  3. Казыйханов В.С. Тәрбияле бала (җыентык). Казан ― 2006.

  4. .”Программа воспитания и обучения в детском саду.”

М.А.Васильева, Москва, “Просвещение”, 1985 год.


























Свежие документы:  Конспект урока на тему «В гостях у дедушки Ау»

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории Начальная Школа: