Конспект внеклассного мероприятия «Праздник урожая»


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Давликеевская основная общеобразовательная школа»

Апастовского района Республики Татарстан









Конспект внеклассного мероприятия
в начальных классах

«Праздник урожая»










подготовила

учитель начальных классов

Хусаинова Венера Фирдинантовна







С.Давликеево

2013


«Уңыш бәйрәме»

Катнашалар.

Кызыл калфак(К.к.)

Бүре (Б.)

Балалар.

Кичәдә уйнала торган уеннар.

1. “Иң оста бәрәнге җыючы”

2 кыз , 2 егет чакырыла. Күзләр бәйләнә, кызлар чиләк тотып тора, малайлар бәрәңге табып чиләккә салына. Кем күбрәк бәрәңге җыя.

2. Кем тизрәк һәм күбрәк киенә?” дип атала.

Бәйләнгән күзләр белән киемнәр кию.

3. “Җептәге алмаларны ашау”

Чираттагы уенга 3 кыз, 3 егет чакырыла. Кызлар җеп белән асып алманы тотып торалар, ә малайлар кул белән тотмыйча ашыйлар.

4. “Ничәү?”

Урындыкка бәрәңгеләр куела, яулык белән каплана. Урындыкка утырып , кул белән тотмыйча, күз белән карамыйча ничә бәрәңге куелганны белергә кирәк.

5. “Ромашка”

Уңыш турындагы мәкальләрнең башы таҗга языла, ахырын әйтеп бетерергә.

6. “Оста санаучы”.

Подноска вак алмалар куела. Санаучы ничә алма бар икәнен саный, мин аңа сораулар биреп торам.

7. “Бәрәңгесез калма”.

Уртага балалар саныннан 1гә кимрәк бәрәңге куела. Балалар биеп йөиләр, музыка туктауга һәрберсе 1 бәрәңге ала. Бәрәңгесез калган кеше уеннан чыга.

Кичә өчен кирәкле булган әйберләр: яшелчәләр(бәрәңге, алма һ.б.), яулыклар, корзинкалар, киемнәр.




















Кичәнең барышы.

К.к. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Уңыш бәйрәме җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Бу бүрегә бернәрсә дә кирәкми. (кычкыра) Бүре, бүре дим!

(Халаттан, сөлге тотып, ваннадан бүре килеп чыга).

Б. Куркыттың бит нигә шулкадәр кычкырасың.

К.к. (төче телләнеп) Бүре, бүрекәем, суперменчик, әйдә барыйк әле уңыш бәйрәменә.

Б. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Бер ни дә булмас. Юк-юк бармый. Беренчедән буген хоккей, аннары футбол, юк кыстама да, бармыйм. Әле үзең әбиеңә пирожкилар пешердеңме соң. (бармак бөгеп саный башлый) Кишернекен, кәбестәнекен, кабакныкын шунда. Әле карап-карап торам да, шалканың да һаман йолкынмаган. Аны кем йолкыр?

К.к. Бүрекәем дим, суперменчигым, барыйк инде. Менә чакыру кәгазе дә җибәргәннәр. Алып баручылар булырсыз дигәннәр.

Б. Суперменчик имеш, бурекәем имеш. Уф! Кабып йотар идем үзен. Ә өскә, өскә ничек нәрсә кияргә. Нәрсә киябез дим?

К.к. Барабыз әйеме, йөрәк маем, киенә тор, хәзер (сөенә-сөенә чыгып китә).

Б. Үземнең дә барасы килә инде.(башын кашый, уйлап тора), әллә барыйк микән.

К.к. Киттекме инде бүрекәем?

Б. Әй, әйдә киттек, уңыш бәйрәменә.

Свежие документы:  Внеклассное мероприятие "Что за чудо этот чай!"

К.К. Исәнмесез балалар, килгән кунаклар. Бәйрәмебезне башлыйбыз. Без бүген укучылар белән бергәләп уңыш бәйрәменә җыелдык.

Б. Хәерле көн хөрмәтле дуслар!

Хәерле көн һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Олыгызга кечегезгә.

Эштә уңган, хезмәт сөйгән

Кадерле укучыларыбызга,

Кунакларга дусларга!

К.к. Без инде бу очрашуны

Күптәннән бирле көттек.

Сезнең дә көткәнне белеп

Без монда килеп җиттек.

Тик алып килмәдек гөлләр бәйләме,

Ә китердек сезгә кайнар дуслык сәламе.




Б. Туктале, К.К., ашыкма, минем бер тәкъдим бар.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәктә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Җәйге хезмәт чирегенә йомгак ясар өчен сүзне мәктәбебез директоры Зөбәйдә апага бирик әле.

Ярар, җәйге хезмәткә йомгак та ясалды, Кызыл калфак әйдә уеннар уйнарга вакыт та җитте.

Уен.

2 кыз , 2 егет чакырыла. Күзләр бәйләнә, кызлар чиләк тотып тора, малайлар бәрәңге табып чиләккә салына. Кем күбрәк бәрәңге җыя.



К.к. Бүре әйттем бит мин сиңа күңелле була дип. Ә син ышанмаган идең. Әйдәле

Карап китик.

Концерт номеры

Илшат белән Зилә башкаруында “Көзге вальс” карап үтегез.


Чираттагы уеныбыз “Кем тизрәк һәм күбрәк киенә?” дип атала.

Бәйләнгән күзләр белән киемнәр кию.

К.к. Бүре карале, син ашарга яратасың. Һич җиткерә алмый мин сиңа, әбиемә пешергән пирожкиларны да урлап ашап бетерәсең. Бәлки бу уеннан соң мин синнән тынып торырмын, кайткач ашарга пешерәсе булмас.


Чираттагы уенга 3 кыз, 3 егет чакырыла. Кызлар җеп белән асып алманы тотып торалар, ә малайлар кул белән тотмыйча ашыйлар.

Б. Да-а, кичә кызганнан кыза бара, Ошый бит әле бу миңа, хоккеең бер кырыйда торсын.


Яңа уеныбыз “Ничәү?” дип атала.

Урындыкка бәрәңгеләр куела, яулык белән каплана. Урындыкка утырып , кул белән тотмыйча, күз белән карамыйча ничә бәрәңге куелганны белергә кирәк.


Залдагылар белән “Ромашка” уены уйнатыла. Уңыш турындагы мәкальләрнең башы таҗга языла, ахырын әйтеп бетерергә.

1.Эшчән кеше бәхетне (эштән күрер).

2.Ипи-тоз (якты йөз).

3.Икмәк- (тормыш тоткасы).

4.Үзеңне үзең мактама,(кеше сине мактасын).

5.Сабанда сайрашмасаң (ындырда ыңгырашырсың).

6.Кем эшләми (шул ашамый).

7.Телең белән ашыкма (эшең белән ашык).һ.б.

Оста санаучы” уены. Подноска вак алмалар куела. Санаучы ничә алма бар икәнен саный, мин аңа сораулар биреп торам.




Кечкенә сыйныф балаларына уен. “Бәрәңгесез калма”.(Уртага балалар саныннан 1гә кимрәк бәрәңге куела. Балалар биеп йөиләр, музыка туктауга һәрберсе 1 бәрәңге ала. Бәрәңгесез калган кеше уеннан чыга.

Свежие документы:  Риторика 1 класс "Давайте договоримся"


Бәйрәм барышында ясалган номерлар.



К.к. Туган илкәем, сөйгән җиркәем

Иртәнге саф нурга күмелә.

Урман буйлары, басу юллары

Бигрәк инде матур күңелгә.


Б. Уяна сабый, елмаеп карый

Иртәнге саф кояш нурына.

Матур уйларым, татлы хыялым

Кушылсын шат хезмәт җырына.


К.к. Иртәнге нурлар, иң якты уйлар,

Кая барсам минем күңелдә.

Һәрвакыт шулай сайрасын тургай

Туган илнең аяз күгендә.

Б. Хушыгыз! Сезгә барыгызга да уңышлар телибез. Киләсе очрашуларга кадәр!



































Список использованной литературы


  1. Журнал «Магариф»,№4,2011г.

  2. Книги Гөлбакча”, “И туган тел, и матур тел”.

3. Аудиокассета «Әйдәгез, биибез»,


скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории Начальная Школа: