Конспект внеклассного мероприятия в начальных классах «Будь осторожен с огнем»


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Давликеевская основная общеобразовательная школа»

Апастовского района Республики Татарстан












Конспект внеклассной мероприятии
в начальных классах

«Будь осторожен с огнем»



подготовила

учитель начальных классов

Валиева Гульчачак Хайдаровна













С.Давликеево

2013



Сәхнәдә — көзге урман күренеше; агачлар, яфраклар, бүре һәм аю өннәре.

Акрын гына көй яңгырый. Урман хуҗабикәсе урманда йөри:


Бик күңелле урманым,

Алтын сары бар дөнья –

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана – туй итә.

(Балаларны чакыра.)

-Аау-ау, нәни дусларым, сез кайда?

(Балалар, пар-пар булып, “урман аланы”на үтәләр. Урман хуҗабикәсе аларны каршы ала.)

Исәнме, Урман хуҗабикәсе!

Безне сагынып көттеңме?

Урмандагы һәр агачка

Сары чуклар элдеңме?

Урман хуҗабикәсе. Исәнмесез, балалар! Сезне бик тә сагындым. Мин – Урман хуҗабикәсе, сезнең табигатне яратуыгызга шатмын. Урман – зифа буйлы агачларның, җырчы кошларның, йөгерек чишмәләрнең туган йорты, ул сезнең кебек матур, тәртипле балаларны һәрвакыт көтеп ала.

Ә менә күптән түгел генә урманда бик гыйбрәтле бер хәл булды.

Балалар. Нәрсә булды, безгә дә сөйлә әле.

(Балалар әкиятне карарга агач төпләренә утыралар.)

(Урман аланында 2 малай кычкырып, тәртипсезләнеп йөри.)


Булат. Эхе-эхе-хей!

Рәмис. Кычкыр, әйдә, ныграк, эхе – эхе, бөтенесе курыксын!

Булат.Урман тулы коры чыбык,

Ут капсын, төтен чыксын.

Әйдә, учак ягабыз Рәмис, кызык булсын әле.

Рәмис. Әйдә Булат. Кызык булсын әле. ( Йөгерә — йөгерә чыбык җыялар, “учак ягалар”.) Кара – кара, талгын җилләр

Утны ничек үрләтә.

Уты да бит агачларга таба

Әнә ничек йөгерә. (Ябалак керә.)

Ябалак.

Ай, тәртипсез, шук малайлар,

Зур бәла ясыйсыз бит.

Шаярам дип, ут чыгарып,

Бик начар эшлисез бит.

Булат. Сәлам, Ябалак, күп күрсәң, менә күзсез дә калырсың әле! (Рогаткадан ата, ябалакны үрти.)

Ябалак. Ничек оят түгел сезгә!

Рәмис.

Кара, кара, ничек яна,

Урман ут эчендә кала.

Тиз бул, әйдә, тиз җыен,

Качтык авылга таба.

Булат. Әйдә Рәмис тизрәк, күрә күрмәсеннәр тагын безне.

Рәмис. Әйдә качтык тизрәк моннан.

(Аланга Куян килеп керә. Иснәнә, як-ягына карана, ут аркылы сикереп үтә.)


Аһ, бәла, аһ, бәла,

Урман яна, урман яна.

Төлкегә хәбәр итәргә кирәк,

Курыксам да аннан бигрәк…(дер – дер килә)

Куркып торырга оят,

Бер секунды да кыйбат. (Чыгып китә.)


( “Ялкын” булып киенгән 4 кыз керә. Кызлар – кызыл өс киемнәреннән, кулларында – сары кулъяулыклар. “Ялкыннар” биюе башкарыла.)

(Ишектән Төлке җырлап керә, учакны күрми.)

Свежие документы:  Сценарий выпускного «Выпускной бал»


Мин – Төлкекәй, мин – апакай,

Йөримен тып – тын.

Иртән иртүк таң атканда

Ауга дип чыктым.


Җәнлекләр дә, кош – кортлар да

Качып беткәннәр.

Куяннар да яшеренгән,

Кая киткәннәр?

(Куян керә.)


Төлке. Әй, кылый, мин сине эзли идем бит. Бирәм дигән колына, чыгарып

куяр юлына.


Куян. (куркып, калтырап)

Күрмисеңмени, Төлке,

Урманыбыз бит яна?!

Төлке. Ә кем ут төрткән аңа?

Куян. Белмим…

Төлке.

Урман яна, һәлакәт:

Утны туктатыйк, тизрәк.

Менә бүре сукмагы,

Йөгер, әйдә, тизрәк.!

(Йөгереп бүре өненә киләләр.)


  • Бүре менә монда яши. Әнә — әнә, кичә минем авызымнан тартып алган әтәчнең йоннары гына калган.

Икесе бергә. Бүре, Бүре, зур бәла!

Бүре (аптырап) . Нишләп сез бергә, әллә бер хикмәт бармы?

Төлке.

Урман яна, эш харап,

Без сиңа килдек карап.

Булыш син безгә тизрәк.

Бүре.

Киттек Аю артыннан.

Урман сакчысы булып,

Ничек ул күрми калган?

( Аюны эзләп чыгып китәләр.)

(Шул вакыт өненнән Аю чыга, гармун тартып җырлап җибәрә):


Мин – Аю Чатанбаев,

Җырларга мин бик оста.

Аланым гөлле чәчәк,

Урманда ничек рәхәт!

Бүре. (аптырап.)

Кара, Аю нишли ул,

Нишләп гармун уйный ул?

Өчесе бергә.

Аю, Аю, зур бәла,

Ут чыккан, урман яна!

Аю.

Кем эше ул, кайсысы

Шырпы белән уйнаган?

Төлке.

Белмибез шул, нишләргә?

Ялкын телен кисәргә —

Сиңа килдек киңәшкә.

Аю.

Су тәпәнебез монда,

Иң кирәге – су анда.

Соңга калмыйк, тиз чабыйк,

Утны туктатып калыйк.


Бүре.

Кая чиләк һәм көрәк?

Эшне башларга кирәк!

Бергә.

Киттек тизрәк, киттек тизрәк,

Утны туктату кирәк!

( Тәпәнне тәгәрәтеп, чиләкләр һәм көрәкләр алып, тиз – тиз янгын урынына ашыгалар.)

(Җәнлекләр янгын урынына килеп җитә.)

Аю.

Килеп җиттек, туктагыз,

Бер-бер артлы басыгыз.

Су сибәбез без бергә…

(Барысы да җитез хәрәкәтләр белән су сибә, Бүре көрәк белән туфрак ыргыта, шулай итеп, утны сүндерәләр.)

Аю.

Булды, утны җиңдек без,

Бердәмлектә шул ул көч.

Бүре.

Эшли – эшли арыдык…

Төлке.

Ничек кенә арысак та,

Барыбер утны сүндердек!

Аю.

Утырыйк һәм хәл алыйк,

Аннан өйгә таралыйк.

(Җәнлекләр утырышалар. Ябалак читтән генә аларны күзәтә.)

Ябалак. (Төлкегә карап.) Нишләп кәефең төште, хәйләкәр Төлке?

Төлке. (еламсырап).

Ут көйдерде койрыгымны,

Бетерде матурлыгымны…

Бүре.

Кылтаерсың хәзер азрак.

Харап булды минем мыек,

Ис булмас инде тоеп.

Мине бит аяк ашата,

Ә мыек – аякка тоташа.

Төлке.

Нәрсә сөйләгән була,

Минем әтәчем кая?!

Бүре.

Хәзер инде без туган,

Утны бит бергә куган.

Кичә булган гаепләрне

Оныт инде син, туган.

Төлке. Минем карак туганнарым юк!

Аю.(ачу белән). Туктагыз яхшы чакта! (Куянны сыйпый.) Куян, синең хәлләр ничек?

Куян. (мескен хәлдә). Табаным пеште азрак.

Аю.(ачу белән).

Минем янбашым пеште.

Кем икән ул, ут төртте?!

Төлке. Кем булсын, куян эше.

Аю. (сикереп тора).

Бас әле, кылый, монда,

Ни әйтерсең син безгә?

Куян. (калтырап һәм куркып).

Шырпы тотканым да юк,

Учак якканым да юк. ( Як-якка карана.)

Никтер куркыныч монда,

Китим әле урманга.

Төлке.(Куянны эләктереп ала).

Кара моны, тот та кач,

Безнең дә бит тамак ач!

Куян. Җибәр, Төлке, ай-ай-ай!


Ябалак.(очып килә).

Төлке,син алдашасың,

Куянны рәнҗетәсең,

Иң беренче утка каршы

Куян бит чыгып басты.

Бер авылдан ике малай

Урманга дип килделәр.

Шырпы сызып, ут чыгарып,

Аннан качып киттеләр.

Аю. (Куянны, Төлке кочагыннан ала).

Рәхмәт сиңа, Куянкай,

Бик тырыш һәм җитез син.

Туган йортыбыз – урманны

Явыз уттан коткардың.

Төлке (ялагайланып).

Куян кишер ярата,

Табыйк соң тизрәк кишер!

Бала. (Куян янына баса, кулында кәрҗин белән кишер.)

Без бакчада, түтәл ясап,

Яшелчәләр үстердек.

Шушы батыр Куянга дип,

Тәмле кишер китердек.

(Куянга кәрҗин белән кишер бирә.)

Куян. Рәхмәт сезгә, балалар!

Урман хуҗабикәсе. Рәхмәт сезгә, җәнлекләр! Күрегезче, сез ничек тырышып минем биләмәләремне саклап калдыгыз, чын янгын сүндерүчеләр икәнсез. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. (Агач төпләренә утыралар).




(Аланга, кулларына кәрҗин һәм таяклар тотып, учак ягучы малайлар гөмбә эзләп керә.)

Ябалак (сикереп тора).

Карагызчы, күрегезче,

Кабат тагын килгәннәр.

Урманда ут ягып, качып,

Хәзер гөмбә эзлиләр.

Булат.

Кара, нинди зур гөмбә,

Кызыл эшләпә кигән.


Рәмис.

Ул бит агулы гөмбә,

Аңа кагыла күрмә!

Аю. (малайларның юлларын бүлеп). Ут төртүче сезме бу?


Булат.

Аһ, монда аю икән,

Качыйм агач башына.

Рәмис.

Тукта, тукта, төш тизрәк,

Егылырсың бит кисәк!

Ябалак.

Күпме агач яна язды,

Кошларыбыз куркып очты.

Урманда учак ягып,

Аннан авылга качып,

Ничек начар эшләдегез!




Төлке.

Чибәрлегемне бетердегез,

Койрыгымны көйдердегез.

Мин шул кадәр үпкәле,

Тешләп тә алырмын әле!

Бүре.

Ачудан йоннарым кабара,

Күзләрем ут кебек яна.

Аю.

Басармын сезнең аякка,

Онытырсыз юлны бу якка!

(Малайлар елыйлар).


Булат. Гафу итегез безне, зинһар.

Рәмис.Белмәдек бит ут чыгасын.

Булат.Сакларбыз хәзер урманны.

Рәмис.Ташларбыз шырпыларны.

Бергә.Сүз бирәбез сезгә, балалар.

(Шырпыларны ташлыйлар).

Аю.

Мондый хәл кабатланмасын,

Янгыннар кабат чыкмасын.

Килегез безгә кунакка,

Кунак булсаң, тыйнак бул!

Урман хуҗабикәсе. Ә нинди кунаклар тыйнак була? Аңлатып бирик әле, дуслар. (Балалар чыгышы).

Ак каенкай тирбәләдер

Талгын җилләр иссә дә.

Каеннарны сындырма да,

Каеннарны кисмә дә.


Ап – ак каен бар халыкны күзәтә,

Табигатьне саклагыз, дип кисәтә.

Табигать китабын укырга

Килегез урманга, балалар.

Анда бар аланнар.

Аланда – хуш исле чәчәкләр,

Тимәгез, өзмәгез аларны,

Матурлык дөньясы бит алар.


Сузып, сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага.

Оя ясыйк, җимлек элик,

Ярдәм итик аларга.


Кыю, җитез җәнлекләрнең

Урман – туган йортлары.

Рәнҗетмик, кыерсытмыйк,

Хөрмәт итик аларны!




Шырпы сызма, учак якма

Өлкәннәрсез урманда.

Шаярулар бүгенге күк

Зур бәлага китерә.


Булмасын иде янгыннар

Күгебез аяз булсын.

Кояш чыксын елмаеп,

Шатлыклы көннәр тусын.


Урман хуҗабикәсе. Менә нинди икәнсез, минем урманымны яратучы тыйнак кунакларым!

Кадерле балалар! Чәчәкле аланнарым һәрвакыт сезне көтә, тагын килегез, үзегезне мул җимешләрем белән сыйлармын. Ә сез исә, саф һавамны сулап, рәхәтләнеп ял итәрсез.

Балалар. Рәхмәт, Урман хуҗабикәсе!


































Список использованной литературы


  1. Журнал «Магариф»,№3,201г.,№2,2012

  2. Книги “Гөлбакча”, “И туган тел, и матур тел”.


Свежие документы:  Воспитательное мероприятие в 4 классе "Мама, папа, я - читающая семья"

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории Начальная Школа: