Конспект урока окружающего мира для 1 класса «Овощи c огорода»


Конспект урока окружающего мира для 1 класса “Овощи c огорода















































Шөгыль Тирә — юнь белән таныштыру.

Тема: Яшелчәләр.


Максат: Яшелчәләрне белдерә торган исемнәр (бәрәңге, помидор, суган, кишер, аларның төсләре,) хисабына балаларның сүзлеген баетырга, тәрбияче кисәтүе буенча яшелчәләрне тану осталыгына өйрәтергә, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерергә. Балаларның сенсор сәләтләрен үстерергә. Яшелчәләргә карата уңай караш, тыңлаучанлык тәрбияләргә.


Җиһазлау: мольберт, яшелчә рәсемнәре, уенчык эт, серле капчык, яшелчәләр.


Сүзләр өстендә эш: Акбай, салат, әче, аш,көзге бакча, яшелчәләр.


Шөгыль барышы: 1. Ситуация: Акбай кунакка килә, көзге бакчадан яшелчәләр җыйган серле капчык алып килә. Балалар төркемгә исәнләшеп керәләр,урыннарга утыралар.

Балалар безгә кем килгән кунакка? (эт)

-Дөрес аның исеме Акбай

— Ул ничек өрэ? (вау-вау)

-Дөрес булдырдыгыз, эт безгә буш кул белән килмәгән, карагыз әле бу нәрсә? (капчык)

-Нинди капчык (серле,кызыл)

2. капчыктагы яшелчәләрне карау. — -Әйдәгез әле без сезнең белән капчыкта нәрсәләр бар икәнен карыйбыз, мин сезне берәм-берәм чакырам һәм сез капчыкта нәрсә бар икәнен әйтерсез (балалар чыгып капчыктан яшелчәләрне алып күрсәтәләр һәм атыйлар, нинди төстә икәнен әйтәләр,)

— кәбестәдән нәрсә пешереп була? (аш), нәрсә ясап була? (салат)

— кыяр, помидордан нәрсә ясыйбыз? (салат)

— суган нинди? (әче)

Мольберта яшелчәләр рәсемнәре, куларындагы яшелчәне рәсемнән табып күрсәтәләр.

3. Ял минуты: ”Җил исә,исә,исә”

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә,үсә.

4. Балалар урыннарына утырышалар. Йомгаклау: дөрес булдырдыгыз. Бүген без нәрсәләр карадык? (яшелчәләр, аларның төсләрен, яшелчәләрдән ашлар пешерәләр, салатлар ясыйлар, суганның әче икәнен атыйлар). Мактау.














Список использованной литературы


1. Авторская работа.







Свежие документы:  Конспект урока для 3 класса "Круговорот воды в природе"

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории Окружающий Мир: