Методическая разработка урока в 1 классе на тему «Семья. Гаилә»


Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение

средняя общеобразовательная школа № 5

Бавлинского муниципального района

Республики Татарстан









Методическая разработка урока в 1 классе на тему

Семья. Гаилә”











Учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

Галиева Гульназ Илгизовна





Аннотация.



Данная методическая разработка урока составлена на основе концепции коммуникативной технологии Е. И. Пассова по учебнику татарского языка и литературного чтения Р.З.Хайдаровой, Н.Г.Галиевой – Казань: «Татармультфильм, 2012,- («Күңелле татар теле») – для русскоязычных учащихся 1 класса четырёхлетней общеобразовательной школы.

Эта разработка основана на положения ФГОС, достижения психологии и педагогики.































Сыйныф: 1

Дәрес темасы: Гаилә.

Максат: гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел сүзләре белән таныштыру; сәнгатьле уку, монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы:

  1. Укытучы. Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез, малайлар! Хәлләр ничек? Яхшымы?

Укучылар. Әйе, яхшы, бик яхшы!

Укытучы. Әйдәгез, җырлыйбыз. Җырлыйбызмы?

Укучылар. Рәхәтләнеп җырлыйбыз.

Җыр: — Исәнмесез!

  • Исәнмесез!

  • Хәлләр ничек?

  • Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләр ничек?

  • Бик яхшы, рәхмәт.

Укытучы. Укучылар, дәрестә кем бар? Коля бармы? Эдгар бармы? Ә кем юк?

Укучылар. Аделина юк.

Укытучы. Яхшы, рәхмәт.

  1. Укытучы. Татар теле дәресен башлыйбыз. Кызлар, малайлар, карагыз әле монда. Бу нәрсә?

Укучылар. Бу-тартма.

Укытучы. Әйе, бу тартма. Минем тылсымлы тартмам. Тартма нинди? Кечкенәме, зурмы?

Укучылар. Зур.

Укытучы. Акмы? Карамы?

Укучылар. Ак.

Укытучы. Тартмада нәрсә бар? (Рәсемнәр чыгара). Болар нәрсә?

Укучылар. Рәсемнәр.

Укытучы. (Рәсемнәрне карый) Бу-рәсем. Бу да рәсем. Бу да рәсем… Ничә рәсем? Әйдәгез саныйбыз.

Укучылар. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты.

Укытучы. Алты рәсем. Бу кем?…

Укучылар. Бу — әни. Бу — әти. Бу — бабай. Бу — әби. Бу-абый. Бу- апа.

Укытучы. Бик яхшы. Кызлар, малайлар- бик яхшы, акыллы балалар.

  1. Әйдәгез уйныйбыз. Кызлар, малайлар, басыгыз. “Бармак” уены.

Бу бармак — бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак нәни.

Аның исеме – бәби.

  1. Укучылар, без бүген дәрестә кемнәр турында сөйләшәбез?

Укучылар. Әни, әти, әби, бабай, абый, апа…

Укытучы. Алар барысы бергә ничек атала?

Укучылар. Семья.

Укытучы. Дөрес. Бик яхшы. Бу сүзне тагын гаилә дип әйтәләр. Хәзер дәреслекнең 62 нче битен ачыгыз әле.

  1. Безнең гаилә” тексты өстендә эш:

  • укытучы укый;

  • укучылар укытучы артыннан кабатлап укыйлар;

  • укучылар мөстәкыйль укыйлар.

  1. Матур язу күнегүләре. Дәфтәргә әни, әти, әби, бабай, абый, апа, сеңел, эне сүзләрен язу.

  2. Ял итү. Физкультминут.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә түшәм, менә идән,

Менә минем пар кулым.

  1. Рәсемнәр белән эш.

Укытучы. Бу кем? Белмим. Бу кызмы?

Укучы. Юк, кыз түгел.

Укытучы. Бу әбиме?

Укучылар. Юк, әби дә түгел.

Укытучы. Бу бабаймы?

Укучылар. Әйе, бу бабай.

Укытучы. Бабай нинди? Бабай карт (ишарә). Бу – карт бабай.

Шул үрнәктә эшлибез: карт әби, яшь әни, яшь кыз, яшь малай.

  1. (Күкрәккә тагу өчен әзерләнгән рәсемнәр : әби. бабай…)

Әйдәгез уйныйбыз! Басыгыз. Син – кыз. Син – малай. (укучының күкрәгендәге табличкага әби рәсемен беркетә). Хәзер син – кыз түгел, син – әби. Ә син – малай түгел, син – бабай. Син – кыз. Син – малай. (“Кәрия – Зәкәрия” көенә җырлау). Давайте, мы будем хвалить их.

Ул – бик яхшы карт әби.

Ул – бик яхшы карт бабай.

Ул – бик яхшы матур кыз.

Ул – бик яхшы зур малай.

Укытучы.Сез барыгыз да яхшы, матур, зур балалар. Татар теле дәресе бетте. Рәхмәт. Сау булыгыз!

Укучылар. Сау булыгыз!.





2)Актуальләштеру.

-Бүген  сыйныфта кем кизү?-Укучылар, бүген көн нинди?

-Бү ген көн салкын,яңгырлы.

-Көз көне тагын нинди көннәр була?

-Көзен җилле,карлы көннәр дә була.

-Бүген ничәсе?

-Бүген унбишенче октябрь.

-Атнаның нинди көне?

— Бүген    душәмбе.

Кышын көн кыска,ә тон … .

Җәен көн озын, ә көзен … .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган… .

Китап калын, ә дәфтәр … .

Алма баллы ,ә лимон … .

Кар йомшак , ә боз … .











(Беседа по вопросам по-татарски по фото.)

Ребята, как вы поняли, мы сегодня закрепляем тему “Гаилә”.
– Давайте представим, что мы собираемся в космос. Что мы с собой возьмем? Что берет каждый космонавт?
 (Фотографию своей семьи.)
– Вот и мы возьмем их и полетим. Закрываем глаза, делаем отсчет: ун, тугыз…бер. Пуск.
(Это делается после выполнения каждого задания. Ракета перемещается от одной планеты к другой). Күзләрне ачабыз. (Физминутка для глаз, слайд 10.)
– Вот прилетели к одной планете. (Ракетаны күчерә барам).
 (Слайд 11–14).

II. Актуализация знаний.

1. Развитие монологической речи.

Үзегезнең гаиләгез турында сөйләгез. (Рассказывают по фото о своих семьях.)
– Алга таба очабыз. Летим вперед. Дәфтәрләрегезне ачыгыз.

2. Повторение названий членов семьи. (Пишут в тетрадях.)

Язабыз. Әти, әни, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел.
– Тикшерәбез, проверяем.
 (Слайд 15)
– Алга таба очабыз.

3. Физкультминутка для пальцев.

Бу бармак – бабай
Бу бармак – әби
Бу бармак – әти
Бу бармак – әни
Бу бармак – бәби
Аның исеме – Чәнти
– Алга таба очабыз.

4. Работа по рисунку с изображением членов семьи.

Балалар, бу нәрсә?
– Бу – гаилә.
– Гаилә нинди?
– Гаилә зур, дус.
– Гаиләдә ничә кеше?
– Бабай нишли?
– Бабай телевизор карый.
– Әби нишли?
– Әби шарф бәйли.
– Әти нишли?
– Әти хат яза.
– Сеңлем нишли?
– Сеңлем дәрес әзерли.
– Энем нишли?
– Энем уйный.

(Несколько учеников составляют связный рассказ по рисунку.)

Синең әтиең (әниең) кем булып эшли?
– Алга таба очабыз. Марсианнар янына килеп җиттек. К марсианам прилетели.
 (Слайд 16)

5. Развитие диалогической речи.

Они с нами хотят поговорить.
– Сез кайда яшисез?
– Кем белән яшисез?
– Ничек яшисез?
 (Дают полные ответы.)

6. Фонетическая зарядка (хором).

Ни-ни-ни 
Бу минем әни
ти-ти-ти
Бу минем әти
бай-бай-бай
Бу минем бабай
ңел-ңел-ңел
Бу минем сеңел
нем-нем-нем
Бу минем энем
ам-ам-ам
Бу минем апам
бый-бый-бый
Бу минем абый.

7. Физкультминутка.

– “ Җил исә, исә,исә
Агачларны селкетә
Җил тына, тына,тына.
Ә без үсәбез,үсәбез”
– “Мин барам, барам,барам…”

Учитель: Возвращаемся на Землю.

8. Учитель: Ребята, а вы любите своих мам , пап? Как вы об этом скажете по-татарски? (Повторяют.)

Мин әниемне яратам.
– Мин әтиемне яратам.
– Син әниеңне яратасыңмы?
– Әтиеңне яратасыңмы?

Учитель: Балалар, әти-әниләрегезне яратыгыз, булышыгыз, хөрмәт итегез!

Ребята, любите свою семью, своих мам, пап, уважайте их и помогайте им. И со своими друзьями живите одной семьей.

Хором читаем стихотворение. (Слайд 17)

Ш. Маннур. “Яратам”

Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Яратам мәктәбемне,
Укытучы апамны
Дустымны, иптәшемне,
Уйнап йөргән бакчамны.

IV. Итог урока.

  1. Подведение итогов.

  2. Ставятся оценки.

Учитель: Балалар, басыгыз!

Сау булыгыз, укучылар!

Дети: Сау булыгыз, укытучы апа!

Учитель: Балалар, бүгенге дәрестә сез барыгыз да яхшы катнаштыгыз, дөрес итеп җавап бирергә тырыштыгыз, төрле биремнәр эшләдегез.

Раздаю “пятерки”.



Свежие документы:  Мастер-класс "Оригами Карандашница Фантики"

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!


Ещё документы из категории Начальная Школа: