Сценарий урока на тему «Улицы и дороги»

« Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение»

Детский сад №76 «Айгуль» г. Нижнекамск

Сценарий урока на тему «Улицы и дороги»

подготовила

воспитатель Фаттиева

Гульфия Махмутгараевна

Республика Татарстан

г. Нижнекамск

Урам һәм юл”

Нур сибелә көлтә-көлтә

Нинди рәхәт якты иртә,

Юллар безне алга илтә,

Үзеннән үзе йөгертә

Әйе, иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә кушылып китәбез. Ә урамда транспорт чараларының тыз да быз чабуына күз иярми.

Көненә әллә ничә юл хәрәкәте булып кына тора.

Урамда, юлларда аяныч хәлләргә юлыкмас өчен балаларга кече яшьтән үк Урам һәм юл кагыйдәләрен өйрәтәбез.

Ә бүген алар үзләренең белемнәрен күрсәтеп сезнең алдыгызда чыгыш ясарлар.

1 бала

Мин әле бик кечкенә

Тизрәк үсәсем килә.

Шуның өчен көн саен.

Йөгереп бакчага киләм.

2бала

Бакчадагы апалар

Безне бик яраталар.

Тәмле аш ашаталар

Җыр җырлап йоклаталар.

3 бала

Урам һәм юл кагыйдәсен

Өйрәтәләр һәр көнне.

Кызыклы уеннар уйнап

Үстерәбез белемне.

4 бала

Бүген бездә бәйрәм була

Инде менә ничә көн.

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен.

Җыр:”Без бәхетле шат балалар”

Балалар утыра, йөгерә-чаба залга Миңлебай керә (кулында туп; аны чөя, тибә, сикертә)

Тәрбияче

Миңлебай, Миңлебай.

Кая чабасың болай?

Миңлебай

Чаба-чаба урам буйлап

Уйнап йөрим мин шулай.

Тәрбияче

Миңлебай, син Урам һәм юл кагыйдәләрен белмисеңмени?

Миңлебай

Юк, мин бит балалар бакчасына йөрмәдем, шуңа күрә бернинди кагыйдәдә белмим.

Тәрбияче

Балалар. Әйдәгез Миңлебайны Урам һәм юл кагыйдәләре белән танштырыйк.

Балалар алдан әзерләнгән билгеләрне алып берәм-берәм сөйлиләр.

1 нче билге

Җәяүле юлы” билгесен

Без бик яхшы беләбез.

Хәвеф- хәтәр күрмәс өчен

Без шул юлдан йөрибез.

2 нче билге

Зәңгәр түгәрәк эчендә

Ак велосипед булыр.

Рәхәтләнеп уйнар өчен

Бу иң уңайлы урын.

3 нче билге

Ак-кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Аның гомерен саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны бу хакта:

Игътибарлы булыгыз ди,-

Җәяүле үткән чакта.

4 нче билге

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә

Кагыйдәне үтәмәсәң

Мөмкин бәла күрергә.

5 нче билге

Ерактан ук күренә

Ак байраклы кызыл хач.

Тизрәк яныма килсен, ди

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

6 нчы билге

Әгәр мондый билге күрсәң

Юлларга чыкма берүк

Светафорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

7 нче билге

Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен,

Әйтер өчен өч сүзен.

Свежие документы:  Конспект урока для 1 класса "Ориентация во времени. Время года - зима"

Кызыл әйтер: ”Туктап кал!”

Сары әйтер: “Игътибар!”

Яшел әйтер: “Юл ачык,

Карап кына атлап чык!”

8 нче билге

Бу билгене белү кирәк

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга, автобуска.

Тәрбияче

Рәхмәт , балалар!

Я ничек, Миңлебай, аңладыңмы, исеңдә калдырдыңмы?

Миңлебай

Бик ныклап аңлаттыгыз, тырыштыгыз. Рәхмәт үзегезгә. Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк.

1. “Миңлебай” уены уйнала.

2. Х/у “Светафор” җыю.

3. “Светафор” (Робот машиналар өчен)

Җыр “Светафор”

Тәрбияче

Я, Миңлебай, безнең балаларның уеннары ошадымы?

Миңлебай

Әйе, сездән бик күп гыйлем алдым. Башкаларга да өйрәтим. Сау булыгыз.

Тәрбияче

Бәйрәмәбез гөрләп үтте,

Истә калыр гомергә.

Балачак хәтирәләре

Гел саклансын күңелегездә.

Кулланылган әдәбият:

  1. Юл фәне әлифбасы” Миңнеханов. Р. Н. Казан – 200 ел

  2. Юл хәрәкәте билгеләре” Талия Шакирова Казан 2009 ел

Свежие документы:  Внеклассное мероприятие "Прощай, Масленица!"

скачать материал

Хочешь больше полезных материалов? Поделись ссылкой, помоги проекту расти!

Ещё документы из категории Начальная Школа: